"Егетләр, сезгә ихластан рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз! Исән-сау йөреп кайтыгыз! Бер-берегезне саклагыз, яклагыз! Гаиләләрегез, якыннарыгыз өчен борчылмагыз. Бар да яхшы булыр!" дип рәхмәт сүзләрен җиткерде район башлыгы Ленар Зарипов. "Татпотребсоюз" оешмасы тарафыннан егетләргә юлга азык-төлек пакетлары тутырылган иде. Шулай ук, иганәчеләр ярдәме белән һәрберсенә җылы эчке кием тапшырылды.
Тантаналы саубуллашудан соң Руслан хәзрәт Мортазин һәм озатырга килгән биһисап туганнар, якыннар егетләребез исәнлегенә дога кылды.