ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Киләчәктә биредә бар уңайлыклары да булган ял итү урыны булачак

Актаныш авылы депутатлары өч урамга исем билгеләде


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда беренче тапкыр Алтайга кадәр татар токымлы атларда Ат чабышы башланды

Нурлыев Фанис Фәрхетдин улы иганәчеләр ярдәме белән 23 июль көнне Усы авылында балалар Сабан туе оештырды

"Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында" 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә 18 яшькә кадәрге балаларның кыш көне 22дән 6 сәгатькә кадәр, җәй көне – кичке сәгать 23тән иртәнге 6га кадәр ата-аналарсыз, яки ата-ананы алмаштыручы затларсыз өйдән читтә булуы тыела. Балигъ булмаганнар өчен ата-ана җавап бирә

Әгәр дә сез Интернет аша берәр товар сатып алсагыз, ләкин аны кире кайтарырга кирәк булса, сезгә кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Соңгы арада район җирлегендә төлкеләрнең саны артты

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кош балаларына кагылмаска куша. Алар кеше кайгыртуына мохтаҗ түгел, кечкенәләрне күпмедер вакыт ата-аналары ашата.

Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Михаил Киселев бу җәйдә КАМАЗ предприятиеләрендә эшкә урнашкан студентлар белән эшлекле очрашу үткәрделәр һәм инженер-техник белем бирүне үстерү һәм Татарстан Республикасы сәнәгате тармакларын кадрлар белән тәэмин итү программасы турында фикер алыштылар


23
июль, 2023 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

00 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 24 июл 2023 елның

Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән  түбәндәгеләр көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5066649


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International