Татарстанда беренче тапкыр Алтайга кадәр татар токымлы атларда Ат чабышы башланды.
6 ат 3100 км юл үтәчәк һәм 30 августта Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай - Евразия йөрәге» истәлекле билгесе, Катунь елгасы ярында финиш ясаячак. Маршрут республиканың 8 районы һәм Россиянең тугыз төбәгенең 56 торак пункты аша узачак.
Бүген алар Актанышка килеп җитте. Зур сәяхәткә чыккан милләттәшләребезне җыр-моң белән тантаналы рәвештә, Татарстан Республикасының беренче Президентын Минтимер Шәрип улы Шәймиевны биргән данлыклы Әнәк авылында каршы алдылар. Район башлыгы Ленар Зарипов кунакларны сәламләп, алдагы озын юлларда уңышлар теләде.