Ихатага төлке керсә нишләргә?

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Соңгы арада район җирлегендә төлкеләрнең саны артты. Күбесе кешеләрдән курыкмый көпә-көндез урамнарда йөри. Авылларга якын яр һәм юл буйларында гына түгел, күршедә генә, чытырман баскан ташландык ихаталарда да яши алар. Авылда ризык күп, эзләп интегәсе юк - кер дә ал, тавыгы да, каз-үрдәге дә мулдан. 

Ансы - бер. Икенчедән, әлеге җанварлар котыру чирен таратучы да булып торалар. 

Шуңа да, хуҗалыгыгызда, урамда төлке күрсәгез кичекмәстән +7 960 066-06-27 телефонына хәбәр итегез. 

Мәгълумат: 2023 ел башыннан Актаныш районында 45 төлке атып алынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International