Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актаныш авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Каралган төп мәсьәләләрнең берсе - яңа билгеләнеп килгән авыл урамнарына исем кушу. 57 нче бистәне дәвам итеп тиздән яңа микрорайон төзү башланачак. Быел биредә 83 күп балалы гаиләләргә җирләр бүлеп бирү ниятләнә. Бүген шаулап үсеп утырган көнбагыш басуында исә Бөек Җинүнең 80 еллыгына багышланган бистә барлыкка киләчәк. Актаныш авылы депутатлары өч урамга исем билгеләде. Бистәнең үзәк урамына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы исеме биреләчәк. Тагын ике урамга данлыклы шәхесләребез Белалетдинов Имаметдин Низаметдин улы һәм Мөхәмәтов Баязит Шәймардан улының исемнәре биреләчәк..jpg)