ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

   20 нче гыйнвар көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче – 2017” бәйгесе узды. Бәйгедә безнең мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назиф кызы уңышлы катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә хезмәт юлыгызда уңышлар телибез сезгә!

 

        24 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әкиятнең персонажын тап" дип исемләнгән сәяхәт-уен үткәрелде.

Кичә, ягъни 23 январь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды. Җыелыш алдыннан, халык игътибарына, үзешчәннәр тарафыннан концерт программасы күрсәтелде. Районнан вәкил булып Актаныш район советы җитәкчесенен урынбасары Бариев И. Ш. килгән иде. 

2017 ел “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең 80 еллыгына багышлап, “Шәймиев елы” дип игълан ителде. Һәм музей кысаларында уздырылачак чаралар, күчмә күргәзмәләр, һәртөрле очрашулар, әлбәттә, Миңтимер Шәрип улының тормыш юлын, киңкырлы эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтеләчәк.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

20 гыйнвар көнне Аккүз мәдәният йортында Аккүз авыл җирлегенең еллык эшләре буенча отчет җыелышы булып узды.

20 гыйнвар көнне Аккүз мәдәният йортында М.Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан "Актаныш улы-Илбашы" дигән кичә үткәрелде.

20 гыйнвар көнне Аккүз авыл китапханәсендә беренче президентыбыз М.Шәймиевның туган көне уңаеннан викторина үткәрелде.

23 нче гыйнвар Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет - интернат мәктәбенең 8 нче класс укучылары белән "Татар әдипләре - Минтимер Шәймиев турында" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына "Минтимер Шәймиевның рухи мизгелләре" дигән фото күргәзмә күрсәтелде. Татар әдипләре Р. Миңнуллин, Зөлфәт, Ф. Яруллин, Ш. Галиев, Ә. Баян, З. Хөсниярның Шәймиевка багышлап язылган канатлы сүзләре, шигырьләре белән, Р. Батулланың "Илбашы" исемле хикәяләр җыентыгы белән таныштык.

Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена багышлап мәктәбебездә стенд эшләнде һәм һәр сыйныф тәрбия сәгате үткәрде.

20 январь көнне Ветераннар  Йорты китапханәсендә Минтимер Шаймиевның юбилеена багышланган "Актаныш - туган җирем" исемле китап күргәзмәсе эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International