Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

         24 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әкиятнең персонажын тап" дип исемләнгән сәяхәт-уен үткәрелде. Китапханәче әкият китапларына карата төрле конкурслар аша мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Балаларның әкиятләрне яхшы белүләре аларның  сорауларга дөрес җавап бирүләрендә чагылыш тапты. Кичә тәмамлангач, балалар өйдә уку өчен үзләренә ошаган әкият китапларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International