ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Бурсык авыл китапханәсендә китап укучыларны шагыйрьнең биографиясе,тормыш юлы,киң кырлы эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан “Рухи мирасыбыз сакчысы”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Мәсәде авыл клубында Бурсык авыл китапханәчесе Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймевның 80 яшьлек юбилейына багышлап «Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиевка-80 яшь» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар юбилярның тормыш юлы ,эшчәнлеге белән танышты.

24 гыйнвар көнне Уразай мәдәният йортында Уразай авыл җирлегенең отчет җыелышы булып үтте.Җыелышта Актаныш муниципаль район башлыгы Камаев Ф.М.,район вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Кәзкәй мәдәният йортында Кәзкәй һәм Тыңламас үзешчәннәре Наил Гаетбайның 2 пәрдәдән торган "Әстәгъфирулла" комедиясен сәхнәләштерәләр.

 Иске Айман мәдәният йортында Данил Салиховның "Пуля" комедиясен сәхнәләштерүгә әзерлек.бара.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Киров авыл китапханәсе "Бу могҗизалы дөнья" дигән исем астында сораштыру үткәрде.

Кече Ватан һәм горурлык ае кысаларында уздырылган чара.

23 гыйнварда Теләкәй авылы китапханәсендә ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлап " Актаныш горурлыгы " - дип исемләнгән кичә үткәрелде .

Алдынгылар слеты 2017.

     Бүген  20 нче гыйнвар көнне Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев юбилее уңаеннан мәктәбебездә  “Олуг шәхес эзләре буйлап” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада “Ак калфак” оешмасы вәкилләре , Актаныш телевидениесе , радиосы хезмәткәрләре , М.Ш.Шәймиевнең туганнан тугантуганы Шәрәфиева Гөлбания Кирам кызы,авылыбызның аксакалы Имамов Зөфәр абый катнаштылар.

   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International