Бүген 20 нче гыйнвар көнне Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев юбилее уңаеннан мәктәбебездә “Олуг шәхес эзләре буйлап” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада “Ак калфак” оешмасы вәкилләре , Актаныш телевидениесе , радиосы хезмәткәрләре , М.Ш.Шәймиевнең туганнан тугантуганы Шәрәфиева Гөлбания Кирам кызы,авылыбызның аксакалы Имамов Зөфәр абый катнаштылар.
Гөлбания апа белән Зөфәр абый М.Ш.Шәймиев һәм аның әтисе Шәрип абый гаиләсе турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.Чарадан соң килгән кунаклар ,укучылар М.Ш.Шәймиевнең яраткан ризыгы-тары һәм бәрәңге кыстыбые белән сыйландылар.Бу көн мизгелләре һәрке күңелендә якты хәтирә булып сакланыр.