Миңтимер Шәриповичның юбилеена әзерлек үткән елның декабрь аеннан ук башланды. Музей фондында сакланучы фоторәсемнәрдән торган “Гасырларга берәү генә туа” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Республикабызда нәшер ителүче “Элита Татарстана”, “Шәһри Казан”, “Бизнес-онлайн” интернет-басмасы һәм башка нәшриятләрнең каләм ияләре “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда кунак булдылар. Шулай ук Мәскәү шәһәреннән “Мир” ДТРК журналистлары да Миңтимер Шәрип улы туып-үскән авылда шул чорда яшәгән шәхесләр, мәктәп укучылары белән очрашып, музейда сюжетлар төшерделәр.
Январь ае Актаныш районында «горурлык ае» дип игълан ителде. Дөрестән дә, горурланырлык якташыбыз, авылдашыбыз бар! Нәкъ Миңтимер Шәрип улы туган көнне, 20 январьдә, “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда И.Цыбульский һәм Н.Шәйдуллина авторлыгында иҗат ителгән “ЖЗЛ. Минтимер Шаймиев” китабының тәкъдир итү кичәсе булды. Истәлекле чарада “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Галимҗанова А.Р., Пучы авыл җирлеге җитәкчесе Н.З.Нуртдинов, Нур Баян хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Ә.Ә.Зарипов, мәдәният йорты җитәкчесе Ф. Нигматуллина һәм Пучы авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г. Загертдинова катнаштылар. Кичә, якты хатирәләр, М.Ш.Шәймиевнең республикабыз, илебез тормышында, дөньякүләм тоткан роле һәм юбилярга карата ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Һәм, ахырдан, Миңтимер Шәрип улының аеруча ярата торган ризыклары-олы апасы Дөргалия әбекәйнең ысулы буенча пешерелгән тәбикмәк, чәк-чәк, кош теле белән чәй табыны артында әңгәмә дәвам итте.
Без- “Шәрип Шәймиев музей-йорты” хезмәткәрләре, Миңтимер Шәрип улы Шәймиевнең авылдашлары, чордашлары Татарстанның беренче Президенты белән бер заманда яшәвебез белән чиксез горурланабыз һәм әлеге легендар шәхеснең нигезендә хезмәт итүебез белән үзебезне икеләтә бәхетле итеп саныйбыз.
Хөрмәтле Миңтимер Шәрип улы Шәймиевне котлаучыларның ихлас теләкләренә без дә кушылабыз һәм Сәкинә Шакировна белән тигез, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Еллар узган саен, дөньялык кыйммәтләре алышыныр, ләкин Татарстаныбызның тарихында гына түгел, Россия дәүләте тарихында да Миңтимер Шәрип улының роле яңа яклары белән ачылыр һәм, һичшиксез, алтын хәрефләр белән язылып куяр дигән өметтә калабыз.
.jpg)
.jpg)