ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2017 ел
шимбә

8 февраль көнне  Яңа Кормаш мәдәният йортында “Йолдызлык -2017“ бәйгесенең беренче этабы  узды. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. 

 Мәктәбебездә  Актаныш  технология техникумы вәкилләре булып китте.  Алар,   9нчы класс укучылары белән  очрашып, Актаныш технология техникумы, анда керү тәртибе, белем бирү юнәлешләре, өстәмә белем алу мөмкинлекләре, яшәү шартлары  белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. 

09.02.2017 сәг.12:45тә район мәдәният йортында башкорт кардәшләр белән берлектә Мутиннарны искә алу кичәсе оештырылды. Иске Кормаш мәктәбеннән тәрбия урынбасары Марданова Ә.Ә, тарих һәм җәмгыять укытучысы Газизов Г.Ф., китапханәче Халимова Л. Һәм мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. катнаштылар.


 

 

Иске  Кормаш  төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укуытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы өлкәсендә планлы рәвештә эшчәнлек алып бара. 8 нче февраль көнне барлык укучылар да  ГТО нормаларын тапшырды. Җиңүчеләр билгеләнде.

6 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары Актанышның 2 урта белем бирү мәктәбендә җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырырга төштеләр.

Февраль  ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык итеп игълан ителде.Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар автомат сүтеп җыйдылар, ату ярышы уздырылды.

Яңа Әлем мәдәният йортында 6-9 февраль көннәрендә бильярд ярышлары узды.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Иске Байсар авыл китапханәсендә "Оста куллар" түгәрәге эшли башлады.

Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә парламент дәресе үтте. Укучылар белән берлектә үткәрелгән ачык парламент дәресендә авыл башлыгы Резеда Рәдис кызы Ямалова катнашып, чыгыш ясады. Дәрес барышында укучылар да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ачык чараны җәмгыть белеме укытучысы Диләфрүз Йосып кызы Исламова үткәрде.

      10 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы утырышында "Ялкын" журналының беренче номерына күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International