ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районы хакимиятендә район башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

 Очрашуның кунаклары –   Актаныш гимназиясенен өлкән сыйныф   укучылары булды

Сөйләшүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

22 март төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.

Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


19
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Уразай авылында тагын бер батыр егетебез – махсус хәрби операциядә һаләк булган Шәяхов Артем Камил улы белән хушлаштылар. Ул сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән чын героебыз


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог, акушер, гинеколог, офтальмолог, уролог кебек тар профильле белгечләр кабул итә


16
март, 2024 ел
шимбә

Ел саен 15 мартта кулланучылар хәрәкәте Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә

Президентлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, без үзебезнең, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Һәм биредә һәрберебезнең тавышы мөһим

Lada Vesta автомобилен Яңа Кормаш авылында яшәүче Алмаз һәм Флүдә Гардисламовлар отты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International