Мәгариф өлкәсендә чебешләрне язда саныйлар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып килә. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов мәгариф учреждениясе җитәкчеләре белән очрашты.

Көн кадагында Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары (ОГЭ һәм ЕГЭ) нәтиҗәләре. Сер түгел, узган ел белән чагыштырганда быелгы күрсәткечләр бераз аксый. Алар белән мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Гөлназахан Дәүрән кызы таныштырды.

Вакыт күп калмады. Бүген инде итәк-җиңнәрне җыеп ныклап кимчелекләр өстендә эшләү кирәклеген ассызыклады Ленар Рафак улы.

Быел 91 укучы - 11 нче , 369 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Урта мәктәпне тәмамлаган 12 укучы - алтын, 11 укучы көмеш медальләргә дәгъва белдерә. Соңгысы агымдагы уку елыннан гына кертелде. Совет чорындагы кебек, гел яхшы билгеләргә генә укыган, әмма "бишле"гә тарталмаганнар да хөрмәткә лаек була ала дигән сүз.

Әмма әлеге хөрмәтне белем белән расларга кирәк. Район башлыгы Ленар Зарипов, мәгариф учрежденияләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә күрсәткечләргә реаль карарага киңәш итте.

"Балаларның язмышы белән уйнамагыз. Сан куу кирәкми. Безнең төп максат ныклы, нигезле белем бирү! Әгәр укучы, алтын яки көмеш медален белеме белән акламаса кыен булачак. Шул исәптән укытучыга да, ата-анага да" дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International