Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итеп, 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы-2018" дип аталучы профилактика чарасы уздырыла.
Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Латыпова Хафизә Кашап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга карата "Моңнар бәйрәме" исемле музыкаль кичә үткәрелде. Безнең җыр поэзиябездә гомерләрен җырга багышлаган аерым шагыйрьләр бар. Әлеге кичә дә Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырларга багышланды.
Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.
13 гыйнвар көнне Актаныштан бер төркем делегация Башкортостаннын Чишмә районында урнашкан хәрби бүлегендә булып кайттылар. Төркемдә район башлыгы ярдәмчесе Нәсим Загертдинов, район хәрби комиссары Ленар Ахметзянов һәм Актаныш районыннан бу хәрби частьтә хезмәт итүче солдат егетләребезнең ата-аналары бар иде.
Тыңламас авылы клубында "Гомер елларым, күңел кылларым." исемле кичә оештырылды. Үзешчән шагыйрә Илгизә Муллаянованың 70 яшьлек юбилеена чыгарылган әлеге исемдәге шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә бик күп кунаклар килгән иде.
Тыл ветераны Шәрипова Хая Вәҗи кызына 90 яшь тулды
Бүген район хакимият бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш егерме алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шарипов, Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриахметов катнаштылар.
Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше бәйгесенә старт бирелде.