13 гыйнвар көнне Актаныштан бер төркем делегация Башкортостаннын Чишмә районында урнашкан хәрби бүлегендә булып кайттылар. Төркемдә район башлыгы ярдәмчесе Нәсим Загертдинов, район хәрби комиссары Ленар Ахметзянов, район телеведение һәм радио хезмәткәрләре һәм Актаныш районыннан бу хәрби частьтә хезмәт итүче солдат егетләребезнең ата-аналары бар иде.
Безнең районга 2014 елдан ук беркетелгән бу инженер-сапер бригадасында бу көнне көзге чакырылыштан булган солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасы узды. Көзге чакырылыштан килгән 7 егетнең өчесе хәрби антларын кабул итте. Алар Актаныштан Айнур Мирзашарипов,
Ахуннан Ильназ Әхмәтов һәм Аештан Әлфис Шәкүров. Калган дүрт егетебез бу бригаданың Удмуртия республикасы Кизнер шәһәрендә урнашкан бригадасына күчерелгәннәр икән.
Тантанада солдатларны хәрби ант кабул итүләре белән РФ Оборона министрлыгыннан килгән вәкил, бригада командиры, Алкино-2 бистәсе Башлыгы, Чишмә районы имам хатыйбы, бригада командирының дини мәсьәләләр буенча ярдәмчесе һәм ант кабул итүче солдатларның әти-әниләре яшь сотлатларга ихластан котлау сузләре житкерделәр.