Тыңламас авылы клубында "Гомер елларым, күңел кылларым." исемле кичә оештырылды. Үзешчән шагыйрә Илгизә Муллаянованың 70 яшьлек юбилеена чыгарылгын әлеге исемдәге шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә бик күп кунаклар килгән иде. Илгизә апаның иҗатташ дуслары "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе шагыйрәләре үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр. Илгизә апа әлеге китабыннан шигырьләрен сөйләде, моңлы итеп мөнәҗәт әйтте. Китапханәдә аның "Эзлик әле балачагыбызны..." исемле китабы бар. Яңа чыккан китабын да ул китапханәгә бүләк итте.. Шигырьләрендә туган авылының табигатен матур бизәкләргә төреп тасвирлый, үзе дә ана буларак, әнисенең үзләренә карата мәхәббәтен, мөнәсәбәтен зурлап искә ала, узган гомер, яшәү мәгънәсе турында уйланып, күңелендәгесен безгә җиткерә. "Тыңламас авылы җыры" да М.Әһлетдинов музыкасы, Илгизә Муллаянова сүзләре белән язылган.