Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый. Менә бүген район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Карамов тыл ветераны Шәрипова Хая Вәҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International