ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

21 февраль көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә бизәкләп бәйләү буенча мастер - класс үткәрелде.

Меңнәр авыл китапханәсендә халык язучысы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Балачакка кайттым әле" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татар-Ямалы авыл китапханәсендә 6-7 класс укучылары белән " Куркынычсыз интернет" темасына әңгәмә булып узды.

Татар-Ямалы авыл китапханәсенең иң кечкенә китап укучылыры  "маршрут автобусында" виртуаль сәяхәт кылдылар.

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 29 ел вакыт узган.Һәркемгә мәгълүм – сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән...
2018 елның 17 феврале көнендә Бурсык авыл мәдәният йортында шахмат ярышы оештырылды. Ярышта Бурсык, Мәсәде авылы балалары катнашты.

19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Кирорв авыл китапханәсендә "Язмышын буйсындырган шәхес".

19 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә Л.Н.Толстойның Казан белән бәйле урыннары турында виртуаль сәяхәт үткәрелде. Кадет мәктәбенең 10-11 сыйныф укучыларына "Толстой һәм Казан" исемле электрон презентация күрсәтелде. Чара ахырында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

17 нче февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә күпкырлы талант иясе,язучы,Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан " Җилләргә буйсынмас җилкән" исемле әдәби - музыкаль кичә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International