Хәтер сәгате-«Әфганстан безнең күңелләрдә »

2018 елның 20 феврале, сишәмбе
Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 29 ел вакыт узган. Һәркемгә мәгълүм – сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Интернациональ бурычларын үтәгән ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк! Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә « Әфганстан безнең күңелләрдә 1979-1989» дип исемләнгән күргәзмә куелды , хәтер сәгате үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International