21 февраль көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә мастер - класс үткәрелде. "Тылсымлы куллар " түгәрәгенә йөрүчеләр Әтәс авылыннан килгән кунакларны үзләренең кул эшләре белән таныштырдылар. Ике авыл осталары тәҗрибә уртаклашты, бизәкләп бәйләү буенча мастер-класс уздырдылар.