ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ
Чаллыда 14 сентябрьдә узган тиз йөрешле шахмат буенча хатын-кызлар арасында Актаныш командасыннан Нәбиева Фирүзә һәм Нәбиева Рәзилә мактаулы икенче урынны яуладылар. 15 сентябрь көнне блиц буенча җиңү яулап, Нәбиева Фирүзә һәм Нәбиева Рәзилә Татарстан чемпионнары исеменә лаек булдылар.
Шулай ук ир-егетләр командасы - Галимов Фәһим, Имамов Илдар, Нуриәхмәтов Регинат, Газыев Ленар, Фәррахов Ленар 14 сентябрь көнне узган тиз йөрешле шахмат һәм 15 сентябрь көнне узган блиц уеннары буенча җиңү яулап, Татарстан Республикасы чемпионнары исемен яуладылар!!!
10-14 сентябрь көннәрендә Актаныш районында “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын оештыручыларга, тренерларга Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Рәхмәт хаты тапшырды. Актаныш район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы Иманаев Актаныш район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Казан шәһәренең "Патриот" хәрби әзерлек үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы 10 сентябрьдә узды.
Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Дамир җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге уенда катнашып, беренче урын яулады. Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган “Патриот” оешмасы директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм февральдә узачак финал ярышына юллама алдылар.
Команда хәрби әзерлек буенча – I урын, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда – III урын, теория буенча – I урын, cтрой белән йөрүдә – I урын, ераклыкка граната ыргытуда – I урын, тартылу буенча – I урын, 60 метрга йөгерүдә – II урын, хәрби-тактик уенда I урын яулады.
Команда составында Фарухшин Нияз, Зянгиров Радик, Даянов Илнар, Исанов Вадим, Салихов Мансур, Николаев Станислав, Данилова Валерия, Гиндуллина Ралина, Чичков Егор, Мөхәмәтдинов Данил чыгыш ясадылар, хәрби әзерлек, спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.
Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Дамир, физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Ленар, “Россия тарихы битләреннән” номинациясенә әзерләүче тарих укытучысы Авзалов Радиславның өлеше зур.
Актаныш муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы белгече Зөлфирә Зәет кызы Гыймаева тармак үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар дәвамында фидакарь хезмәт куйганы һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Авыл яшьләре” Олимпиа югарылыгына күтәрелә
10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Мондый колачлы спорт бәйрәмен Актанышның моңа кадәр кабул иткәне булмаганлыктан, бу безнең өчен сынау да булды, ярышларны яңача үткәрергә мөмкинлек тә бирде. Республика җитәкчелеге дә спорт уеннарын үткәрүне Актанышка ышанып тапшырды. Чөнки еллар дәвамында республика югарылыгында мондый чараларны Актанышта үткәрү традициясе барлыкка килгән иде һәм һәр бәйгенең, ярышның, турнирның дәрәҗәсе Актанышта бер баскычка күтәрелде, күбесе төбәкара, Рәсәй, дөнья югарылыгында үткәрелү статусын алды. “Авыл яшьләре” спорт уеннарын да Актаныш Олимпиа уеннары югарылыгына күтәрде. Ярыш тарихында беренче тапкыр авыл уеннарының факелы кабызылды. Һәр район командасы парадта катнашты. Ачылу тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар да, киләчәктә әлеге спорт уеннарының статусын үзгәртеп, күбрәк спортчыларны катнаштыру кирәк, дигән фикер әйттеләр. Ачылу тантанасында күрсәтелгән милли-тарихи композицияләргә югары бәя биреп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актанышны татар милләтенең чишмә башы, дип, үзенең югары бәясен бирде. Аның сүзләрен хаклап, ябылу тантанасы татарның гимны булган “Туган тел” җыры белән ачылды.
Көчле көндәшләр чыныктыра
Һәр спорт төре буенча да Рәсәй, республика күләмендәге ярышларның Актанышта узуы актанышлылар өчен уеннар барышын күзәтергә, анализларга мөмкинлек бирә. Көчле командалар белән кара-каршы очрашканда гына үзеңнең көчле һәм йомшак якларыңны ачыклыйсың, бәя бирәсең. Команда уеннары вакытындагы киеренкелектә команда һәм тренер бердәмлеге бик зур роль уйный. Мәсәлән, Актанышта ел башында узган республика хоккей ярышлары вакытында да Теләче командасының матур уен күрсәткәне сокландырган иде. Баксаң, тренерлары әлеге егетләрне өч яшьтән бозга бастырып, команда итеп туплаган, егерме ел шөгыльләнгән һәм үзләрендә боз сарае булмаган көе дә Казан шәһәренәдәге боз сараена йөртеп өйрәткән икән! Берничә дистә еллар дәвамында Актанышта да спорт династияләре үсте. Көчле спортчыларыбыз үзләренә алмаш тәрбияләде. “Авыл яшьләре” уеннарында да тренерлары һәм ветеран спортчылар уйнаучы командалар янәшәсендә булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе дә ярышлар барышын күзәтеп, спортчыларыбызга көч бирде. Өметләр дә, куйган тырышлык та акланды. Актаныш командасы авыл районнары арасында өченче урын яулады. Волейбол командасы чемпион калды.
“Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарында авыл районнары арасында Саба җыелма командасы беренче урын алды. Икенчедә – Мамадыш, өченчедә – Актаныш. Шәһәр районнары арасында беренче урынны Буа районы җыелма командасы алды. Икенчедә – Зәй, өченчедә – Азнакай. 12 спорт төреннән 10 төрдәге иң яхшы күрсәткеч буенча нәтиҗә ясалды. Командалар чыгышына карап, районнарга да бәя бирелә. Спортта көндәлек күнекмәләрдә оста тренерлар ярдәмендә яшь алмаш тәрбияләнми икән, бүгенге җиңү вакытлыча гына. Район башлыклары ярдәмендә районнарда спорт үсешенә күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар мондый ярышларда үзен күрсәтә дә. Команда уенчылары янында Актаныш, Мамадыш район башлыклары үзләре үк көч биреп торды.
Актанышта һәр төр спорт белән шөгыльләнү өчен дә спорт корылмалары һәм көчле тренерлар булуын ярышта катнашучы 43 команда һәм 1400 уенчы да югары бәяләде.
“Авыл яшьләре” уеннарында Актаныш командасы өченче урын алды.
Актанышта узучы «Авыл яшьләре» уеннарының рәсми рәвештә ачылу тантанасында уеннарның факелын да кабыздылар.
13 сентябр көнне Актаныш үзәк стадионында XI авыл яшьләре уеннарының ачылу тантанасында тарихта беренче тапкыр уеннарның факелын кабыздылар. Утны стадион буйлап Актанышның спорт һәм хезмәт алдынгылары озатты.
Факелны өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы 17 яшьлек Марат Солтанов кабызып җибәрде.
Шулай ук мәйдан буйлап, тантаналы төстә авыл яшьләре уеннарының флагын да йөртеп чыктылар. Флагны узган елларны төрле уен төрләрендә чемпион калган спортчылар озатты.
Энҗе Габдуллина, Татар-информ
Үзәк стадионда “Авыл яшьләре” спорт уеннары ачылу тантанасы – фотолар.
Бүген Актанышта узган Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре”нең XI җәйге авыл спорт уеннарын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов карады. Сабантуй мәйданында савымчылар һәм механизаторлар һөнәрмәнлектә көч сынашты. “Батыр” спорт комплексында волейбол, бадминтон, “Иман” спорт комплексында теннис ярышлары барды. Җиңү паркы каршында мас-рестлинг, гуманитар-гимназия интернатта көрәш ярышы булды. Марат Әхмәтов белән Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасын карадылар, укучылар белән очраштылар.
Ләйсән Газизова фотолары.