Актанышка эш сәфәре белән Барда районы делегациясе килде.
Куркыныч метеорологик күренешләр: 19 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда, урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы ихтимал, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән 22-27.
Татарстан Республикасы үзмәшгуль гражданнарның һөнәри керемнәренә салым билгеләү буенча пилот төбәкләрнең берсе булып тора. 2019 елга статусын теркәгән үзмәшгуль гражданнар саны 60 мең кешегә җитәргә тиеш. 6 сентябрьгә республикада 28 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.
Үзмәшгульләргә мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтелә:
• Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре, шулай ук “Минем бизнес” үзәгендә;
• «Тикшерелгән Бизнес» интернет-ресурсында.
Хәзерге вакытта үзмәшгуль гражданнар эшкә яраклылык вакытлыча югалган очракта якланмаган, чөнки алар социаль иминият фондына взнослар күчерми, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы. «АК БАРС Страхование» ҖЧҖ үзмәшгуль гражданнарны иминләштерү программасын эшләгән, ул больничный кәгазе буенча чыгымнарны каплауны һәм юридик ярдәм күрсәтүне күздә тота. Иминият очрагы килеп туганда, иминләштерелгән үзмәшгуль документлар комплекты җыя һәм иминият компаниясенә компенсация сорап мөрәҗәгать итә. Компенсация суммасы хезмәткә сәләтсезлекнең һәр көне өчен иминият суммасының 0,3% ын тәшкил итәчәк, ләкин күләме 10 000 сумнан да артмаска тиеш.
Больничныйны компенсацияләүдән тыш, полисны рәсмиләштергән вакытта үзмәшгуль кеше бәхетсезлек очракларыннан страховка ала, гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү һәм квалификацияле юридик ярдәм алуга исәп тота ала.
«Без Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үзләрен финанс яктан якланган итеп хис итүләрен телибез. Программа әзерләнгәндә үзмәшгуль гражданнар белән тыгыз эш алып барылды, аларның эшчәнлегендәге куркынычлар өйрәнелде. Күп кенә очракта бу өченче затларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерү, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәсез булу һәм тагын бер мөһим проблема - больничный лист буенча түләүләр алмау. Без, үзмәшгульләрнең теләкләрен исәпкә алып, бу продуктны беренче булып булдырдык», - дип ассызыклады «АК Барс Страхование» генераль директоры Рөстәм Исмәгыйлев.
Гражданнарны үз вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге, яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз.
Казан һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре (843) 273 34 85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк.
"Кайнар элемтә" 2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр эшли.
21 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестивале узачак. Чара Татарстанның бай тарихын сөйләргә, аның мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтергә тиеш.
Кунакларны «Сны спящей красавицы» иммерсив тамашасы көтә. Ә фестивальнең төп тылсымлы герое - урман рухы Шүрәле.
Әлеге чара Россиянең иң зур музыкаль фестивале булачак һәм Европаның төп музыкаль фестивальләре исемлегендә әйдәп баручы урын ала.
Фестивальгә керү ирекле.
Сөт җитештерү районның авыл хуҗалыгы оешмаларына ел әйләнәсе табыш китерә. Әмма моның өчен тармакны сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк. Сөт һәм ит җитештерүдә көндәшлелеккә сәләтле булу, үз кыйммәтне төшерү өчен бүген терлек азыгы берәмлеген әзерләүгә шулкадәр зур көч куела. “Башак” хуҗалыгында кукурузны җыю мәсьәләләре буенча 16 сентябрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында күчмә семинар-киңәшмә узды, анда кукуруздан сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә тәҗрибә-сынау үткәрелде.
Югары сыйфатлы азык әзерләүдә кукуруз силосы салудан тыш, бөртекне ваклау, корнаж (бөртекле кукуруз ашлыгы) әзерләүдә технологик таләпләрне дөрес үтәү мөһим. Семинарда ДОН-680М турагычы OROS 6R ургычы белән эшләтеп күрсәтелде. Ургычны көйләү, җайга салу эшләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре таныштырды. Махсус ургычлар һәм көйләнмәләр сабакларның дөрес киселешен (җирдән 20-30 см. биеклектә) һәм тигез,сүссез, 2-2,5 см үлчәмле кисемтеләр булуны тәэмин итәчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров югары сыйфатлы кукуруз силосы әзерләү буенча кайбер тәкъдимнәр бирде. Аерым алганда, культураны җыюны сөт-балавыз һәм балавыз өлгергәнлек фазасында башлау максатка ярашлырак. Траншея салганда коры консервантларга өстенлекләр бирергә һәм чокырларны җентекләп герметизацияләргә кирәк.
Кукурузны силослау технологиясе белән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күптәннән эшли, ә менә плющение, ваклау һәм корнаж – яңа ысуллар.
Актаныш игенчеләре 2019 елгы урып-җыю кампаниясен рәсми төстә 15 сентябрь көнне төгәлләде.
- Басу-кырлардан икмәкне югалтуларсыз җыйнап алуга ирештек. Өстәвенә, һава шартлары да уңай килде, - дип, сишәмбе брифингында быелгы уракка нәтиҗә ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов.
Актаныш икмәген алуда быел 95 кыр корабы хезмәт куйган. Аларның гомуми хезмәт нәтиҗәсе - 170 000 тоннадан артыграк тулаем җыем. Уңдырышлылык гектардан уртача 40,1 центнерны тәшкил итә.
Иң югары уңышны быел да көзге һәм язгы бодай культуралары биргән. Беренчесенең уңдырышлылыгы буенча гектардан 70әр центнерга җиткән басулар да бар районда. Уртача күрсәткеч исә, 48 центнер. Язгы бодайның чыгышы гектарыннан 36-37 центнерга тәңгәл. Яңгырга эләксә дә, борчак культурасы да быел югары уңыш белән сөендергән җир улларын – гектардан уртача 30 центнер.
Югары уңдырышлылык “Нигез”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыкларында, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмаларында. Ел елны кабатламаса да, Актаныш игенчеләре бу юлы да нәтиҗәле хезмәт белән һәр культурадан яхшы сыйфатлы, югары уңыш алып булганын раслый алдылар.
“Нигез” хуҗалыгы үз мәйданнарында май өчен кулланыла торган җитен культурасы үстереп сынап караган. Гектарыннан уртача 20 центнер уңыш биргән җитен киләчәктә район өчен шактый кулай культура булып тора.
Актаныш районы буенча көзге чәчү 14 200 гектар мәйданда башкарылган. Шуларның 9 700е көзге бодай булса, калганы арыш. Уҗымнарның чыгышын да яхшы дип бәяләде идарә белгечләре.
Идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев төп җир эшкәртү буенча күрсәткечләр белән таныштырып, бу юнәлештә районның потенциалы югары икәнен искәртте. Бүген техникалар көнлек 1 200 гектар җирне эшәкәртеп барырга сәләтле. Мөмкинлектән файдаланып, җир эшкәртүне иртәрәк срокларда башкарып чыгу бурычын куя белгеч. Бүгенге көндә төп җир эшкәртү 26 000 гектарда башкарылган инде, бу гомуми мәйданның 53%ы дигән сүз.
Брифингта катнашкан дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов та басудагы эшләрнең әкренләп җиңеләеп килүенә басым ясап, хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга техниканы кышкы саклауга куюның мөһимлеген искәртте. Бу эшне вакытында башкарып чыгарга чакырды. Илдус Мәхиян улы бу юнәлештә “Ташкын” хуҗалыгын үрнәк итеп китерде.
Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ
10-15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Татарстанның төп спорт мәйданына әверелеп, ул унберенче “Авыл яшьләре” спорт уеннарын үзендә кабул итте.
Бу көннәрдә Актаныш 43 районнан килгән 1 500гә якын спортсөярне кунак итте, аларга спортта үз осталыкларын күрсәтү өчен җирлек булдырды, мөмкинлекләр тудырды.
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингында исә, әлеге дәрәҗәле чарага нәтиҗә ясалды. Брифингны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды.
Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында район күләмендә “Авыл яшьләре” спорт уеннарына әзерлекнең алдан ук башлануын һәм ныклы оешканлык белән баруын билгеләп үтте. Бу вакыт аралыгында спорт объектларында төзекләндерү эшләре башкарылды, үзәк стадионда факел урнаштырылды. Республика ярдәме белән районның материаль-техник базасы ныгытылды.
Ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылганын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Актаныш районы командасының призлы өчлеккә керүе дә күп нәрсә хакында сөйли.
Спорт төрләре, аларда ирешелгән нәтиҗәләр хакында Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сөйләде. Ул, һәр ярышка аерым тукталып, анализ ясады. Актаныш командасының уңышларын атады.
Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов механизаторлар ярышы буенча үз фикерләрен белдерде.
- Иң мөһиме, техникалар катнашындагы ярышлар исән-имин үтте. Бу безнең төп җиңүебез! - дип билгеләп үтте ул.
Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ
16 сентябрьдә көченә кергән мөһим яңалык - Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан, шул исәптән, күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны кадастр инженерларыннан сорату хокукын раслау.
ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатуынча, гамәлгә кергән төзәтмәләр кадастр инженерларына күчемсез милекнең законлы хуҗалары мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алу мөмкинлеге бирүче чикләрне килешенү процедурасын уздыру өчен кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.
2019 елның 23 сентябрендә SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү-күнегү программасының бушлай массакүләм онлайн (дистанцион) көзге эшләтеп җибәрелүе башлана.
SOTKA (100 көнлек воркаут) - ул глобаль түләүсез онлайн белем бирү - тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачаклар.
2019 елда программаны оештыручылар SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү программасының инглиз телендәге версиясен башлап җибәргәннәр. Шуңа күрә хәзер Россия AppStore дан тыш, ул башка 30 илдә дә (Канада, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия һәм Испанияне дә кертеп) бар. АКШ, Кытай һәм Австралиядән катнашучылар теркәлгән дә инде.
Сәламәтлек һәм физик көчне ныгытудан, тренировкалар, туклану, мотивация һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүдән тыш, әлеге программа буенча шөгыльләнүчеләр үзләренең әхлакый, рухи халәтен яхшырту мөмкинлеге дә алачак. Бу исә, халыкның төрле төркемнәрен фикердәшләренең бердәм коллективларына берләштерүгә ярдәм итә ала.
Проект бушлай һәм теләгән һәркем өчен ачык. SOTKA (100 көнлек воркаут) сайтында https://100.workout.su/ теркәлү башланды . Массакүләм старт 2019 елның 23 сентябрендә бирелә.
Программаны шулай ук iOS һәм ANDROID операцион системаларында мобиль җайланмаларда (смартфон, планшет) үтәргә мөмкин. Әлеге мобиль кушымталар сайттагы программа белән тәңгәл.