“Башак” хуҗалыгында кукурузны җыю мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә узды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

 Сөт җитештерү  районның авыл хуҗалыгы оешмаларына ел әйләнәсе табыш китерә. Әмма моның өчен тармакны сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк. Сөт һәм ит җитештерүдә көндәшлелеккә сәләтле булу, үз кыйммәтне төшерү өчен бүген терлек азыгы берәмлеген әзерләүгә шулкадәр зур көч куела. “Башак” хуҗалыгында кукурузны җыю мәсьәләләре буенча 16 сентябрь көнне  район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында  күчмә семинар-киңәшмә узды, анда кукуруздан сыйфатлы терлек азыгы  әзерләүдә тәҗрибә-сынау үткәрелде.

Югары сыйфатлы азык әзерләүдә кукуруз силосы салудан тыш, бөртекне ваклау, корнаж (бөртекле кукуруз ашлыгы) әзерләүдә технологик таләпләрне дөрес үтәү мөһим. Семинарда ДОН-680М турагычы OROS 6R ургычы белән эшләтеп күрсәтелде.  Ургычны көйләү,  җайга салу эшләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре таныштырды. Махсус ургычлар һәм көйләнмәләр сабакларның дөрес киселешен (җирдән 20-30 см. биеклектә) һәм тигез,сүссез, 2-2,5 см үлчәмле кисемтеләр булуны тәэмин итәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров югары сыйфатлы кукуруз силосы әзерләү буенча кайбер тәкъдимнәр бирде. Аерым алганда, культураны җыюны сөт-балавыз һәм балавыз өлгергәнлек фазасында башлау максатка ярашлырак. Траншея салганда коры консервантларга өстенлекләр бирергә һәм чокырларны җентекләп герметизацияләргә кирәк.

Кукурузны силослау технологиясе белән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күптәннән эшли, ә менә плющение, ваклау һәм корнаж – яңа ысуллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International