Үзмәшгуль гражданнарның больничный буенча чыгымнарын каплау мөмкинлеге барлыкка килде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы үзмәшгуль гражданнарның һөнәри керемнәренә салым билгеләү буенча пилот төбәкләрнең берсе булып тора. 2019 елга статусын теркәгән үзмәшгуль гражданнар саны 60 мең кешегә җитәргә тиеш. 6 сентябрьгә республикада 28 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Үзмәшгульләргә мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтелә:

• Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре, шулай ук “Минем бизнес” үзәгендә;

• «Тикшерелгән Бизнес» интернет-ресурсында.

     Хәзерге вакытта үзмәшгуль гражданнар эшкә яраклылык вакытлыча югалган очракта якланмаган, чөнки алар социаль иминият фондына взнослар күчерми, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы. «АК БАРС Страхование» ҖЧҖ үзмәшгуль гражданнарны иминләштерү программасын эшләгән, ул больничный кәгазе буенча чыгымнарны каплауны һәм юридик ярдәм күрсәтүне күздә тота. Иминият очрагы  килеп туганда, иминләштерелгән үзмәшгуль документлар комплекты җыя һәм иминият компаниясенә компенсация сорап мөрәҗәгать итә. Компенсация суммасы хезмәткә сәләтсезлекнең һәр көне өчен иминият суммасының 0,3% ын тәшкил итәчәк, ләкин күләме 10 000 сумнан да артмаска тиеш.

Больничныйны компенсацияләүдән тыш, полисны рәсмиләштергән вакытта үзмәшгуль кеше бәхетсезлек очракларыннан страховка ала, гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү һәм квалификацияле юридик ярдәм алуга исәп тота ала.

«Без Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үзләрен финанс яктан якланган итеп хис итүләрен телибез. Программа әзерләнгәндә үзмәшгуль гражданнар белән тыгыз эш алып барылды, аларның эшчәнлегендәге куркынычлар өйрәнелде. Күп кенә очракта бу өченче затларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерү, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәсез булу һәм тагын бер мөһим проблема - больничный лист буенча түләүләр алмау. Без, үзмәшгульләрнең теләкләрен исәпкә алып, бу продуктны беренче булып булдырдык», - дип ассызыклады «АК Барс Страхование» генераль директоры Рөстәм Исмәгыйлев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International