ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Самара шәһәрендә үткән классик шахмат буенча бөтенроссия ярышлары кысаларында тренерлар үзләре дә шахмат уйнау осталыкларын сынады. Райондашларыбыз Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов бу юлы да югары нәтиҗәләргә ирешеп, күпләрне таң калдырды. Остазлар арасында барган ярышларда ФИДЕ мастерлары лаеклы рәвештә призлы урыннарны яуладылар. Фәһим Галимов – дәрәҗәле беренче Илдар Имамов – икенче урын иясе. Аларны район халкы исеменнән җиңүләре белән тәбрик итәбез!

13-14 октябрь көннәрендә  хакимият бинасының утырышлар залында бюджет тармагында, мәгариф өлкәсендә муниципаль хезмәттә булган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары өчен укулар гамәлләшитерелә.  

13 октябрь көнне Актаныш районы җитәкчелеге гомер юлының туксанынчы баскычына күтәрелгән хөрмәтле тыл ветеранын – Фәидә Гафур кызы Рәшитованы олуг юбилее белән тәбрик итте.

2-10 октябрь көннәрендә авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында Самара шәһәрендә классик шахмат буенча бөтенроссия ярышлары узды. Чарада барлыгы 42 команда катнашты. Шәхси беренчелектә 121 малай һәм 49 кыз үз осталыгын сынады.



 

Илле еллык тарихка ия Иске Богады мәдәният йорты үзенең юбилеен елын яңарыш белән каршы ала. Ул республикабызда гамәлдә булган “Мәдәни мохит” төбәк һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Яз аенда башланган ремонт эшләре бүген дә дәвам итә. Объект быел файдалануга тапшырылачак.

Актаныш районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп Әнвәр Әбесогет улы Гафуров билгеләнде. Коллективка яңа җитәкчене башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев тәкъдим итеп, Әнвәр Әбесогет улына хезмәтендә уңышлар теләде.

13 октябрь көнне  район Советының утырышлар залында гамәлләштерелгән брифинка җирлекләрдә халыкка китапханә хезмәте күрсәтүче затлар чакырылган иде.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда аскы Актанышка илтүче төп баскыч белән беррәттән мәчет артындагы кече баскычны да халыктан тупланган үзара салым акчасына төзекләндерерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә мәчет артындагы баскыч тулысынча тәртипкә китерелгән.

Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазифаны Ленис Вәлиев башкарачак. Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Ленис Әнәс улы район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып хезмәт куйды.

Урамда көндез генә түгел, төнлә дә якты булырга тиеш. Бигрәк тә автомобиль юлларына кайвакыт яктылып җитеп бетми. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә. Нәкъ менә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлдерелгән республика программасы нигезендә Актаныш районы юллары тиздән яктыртыла башлаячак. Бу нисбәттән Куян боҗрасында эш кайный. Боҗрадан дүрт юнәлештә сузылган юл буйларына ут баганалары утыртыла. Барысы 33 яктырткыч җайланма боҗрага илтүче юлларга ут бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International