ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Яңа Балтач авылында гомер кичерүче Фәидә Рәшитова 90 яшен тутырды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

13 октябрь көнне Актаныш районы җитәкчелеге гомер юлының туксанынчы баскычына күтәрелгән хөрмәтле тыл ветеранын – Фәидә Гафур кызы Рәшитованы олуг юбилее белән тәбрик итте.


Яңа Балтач авылында яшәүче туган көн иясенә котлауларны Актаныш муниципаль районының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров ирештерде. Фәидә Гафур кызы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын да кабул итеп алды. Җирле җитәкчелек дә мөхтәрәм затка изге теләкләрен ирештерде.



Теләкәйдә туып-үскән юбиляр үз бәхетен Яңа Балтачта тапкан. Гаилә бәхетен дә,биш тапкыр ана булу бәхетен дә шушы авылда татый ул. Тормыш иптәше Галимҗан белән 62 ел гомер кичерә алар, биш малайны аякка бастырып, олы тормыш юлына озаталар. Бүген Рәшитовлар нәселе Татарстанның төрле шәһәрләренә таралган. Ананың бер улы үзе белән гомер кичерә, берсе Актанышта яши. Кызганыч, Фәидә апаның тормыш терәге ике ел элек бакыйлыкка күчкән.



Фәидә Гафур кызы гомерен намуслы хезмәткә багышлый. Аның хезмәт юлы колхоз белән бәйләнгән. Терлекчелектә эшләгән ул.

Туксанның чиген атлауга карамастан, хәзер дә юбиляр тынгысыз, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша: оныкларының яраткан дәү әнисе бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, кунакка кайткан нәсел дәвамчыларын сөендереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International