Актаныш шахматчылары Самарадан җиңү белән кайтты

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

2-10 октябрь көннәрендә авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында Самара шәһәрендә классик шахмат буенча бөтенроссия ярышлары узды. Чарада барлыгы 42 команда катнашты. Шәхси беренчелектә 121 малай һәм 49 кыз үз осталыгын сынады.

Актаныш командасы Йошкар-Ола шахматчылары белән бер үк дәрәҗәдә очко җыюы белән игътибарга лаек. Безнең шатхамчыларыбыз өстәмә күрсәткечләр буенча өченче урынга ия булды.

Яшь буенча үткәрелгән ярышларда шахматсөяр райондашларыбыз Нәбиева Фирүзә һәм Латыйпова Раяна чемпион булып танылдылар. Рахманова Зәйнәп, Латыйпов Данияр, Шәязданов Тимур, Галиева Зәмирә икенче урын ияләре. Остазлары - Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International