ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

#МЫВМЕСТЕ марафоны безне берләштерә.

Теләкәйдә яшәүче Расих Миңнеханов: төнге сәгатьтә булган янгын авыл халкын борчуга салды.

     Айвар -гап-гади авыл егете. Теләкәй авылыннан көн саен Такталачыккка "Шәйхразыевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы"на эшкә бара, механизатор булып эшли ул анда.
     23 ноябрь көнне эштән арып кайттым дип тормый, кич чыга. Ләкин төнге уннарда ук кире өенә кайта. Йокларга яткач, әнисе нәрсәдер сизенеп, тәрәзәдән урамга карый. Ә анда 3-4 йорт аша чапрыш яшәүче Әминовларның йорты яна. Айвар да сикереп торып, әниле-уллы тиз-тиз киенәләр һәм фаҗига булган урынга йөгерәләр. Әле бу вакытта йорт янында биш-алты кеше генә җыелган. Ә эчтә- КЕШЕЛӘР! Ничек тә тәрәзәне ватарга кирәк, тәрәзә пластик, тиз генә ватармын димә! Кирпеч белән дә бәрәләр. Ишегалдыннан лом табып алып, урам яктагы тәрәзәләрне каералар. Айвар янгын каплап алган йортка керә.

Бүген төнлә утлы  фаҗига Теләкәй авыл җирлеген “аякка бастырды”. Бу юлы янгын нәтиҗәсе тагын да аянычрак –  мизгел эчендә яраксыз хәлгә килгән йорт хәрабәләре арасыннан 1958 елгы ир-атның үле гәүдәсе дә  табыла. 


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Әлфия Когогина: закон кабул итү зарурлыгы турында яшьләр күптән сөйләде.

Дәүләт Думасы беренче укылышта шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына авария хәлендәге һәм тузган торакны күчерү механизмнарын комплекслы үстерү институтын камилләштерү турында төзәтмәләр проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Бүген без гражданнарны тузган һәм авария хәлендәге йортлардан алдан күчерү өчен хокукый механизм булдыручы закон проектын кабул иттек. Бу тема илнең барлык төбәкләре өчен бик актуаль. Россиянең күп фатирлы торак фондының 40% тан артыгы-50 елдан артык. Территорияләрне комплекслы үстерү бу проблеманы тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк".

Товарның хезмәт итү вакытын, яраклылык срогы кебек үк, билгеләү аның тиешле сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының берсе булып тора. Хезмәт итү вакыты - җитештерүче кулланучыга товарның билгеләнеше буенча куллану мөмкинлеген тәэмин итү һәм җитешсезлекләр өчен җаваплылык тоту йөкләнә торган чор. Хезмәт итү срогы җитештерүче тарафыннан билгеләнә һәм товар сатып алган көннән гамәлдә була башлый, шул ук вакытта сатучы товарның хезмәт итү срогы турында кулланучыга җиткерергә тиеш.

Коммуналь фатирдагы  бүлмә белән, башка төрле күчемсез милек кебек үк, алыш-бирешне төзү белән  милекче яки милекче вәкаләтле зат кына эш итә ала. Шуңа күрә бүлмәгә хокук билгели торган документлар (хосусыйлаштыру килешүе, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе һ.б.) һәм нотариуста тиешле ышанычнамә (сатучы исеменнән ышанычлы зат чыгыш ясаса) төзү турында алдан ук кайгыртыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International