Дәүләт Думасы чит ил студентлары өчен махсус хокукый режим турындагы закон проектларын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Кызганычка каршы, ялгыз әниләрне, алимент түләмәүчеләрдән яклаучылар юк. Ваемсыз ата-аналар билгеләнгән сумманың аз өлешен дә түләп, җаваплылыктан китә."
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 19 ноябрендә
Иртән һәм көндез 2021 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннары белән көчле җил 15-17 м/с тизлектә;
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Гусев Алексей Николаевич, "Башкортостан Республикасы агросәнәгать кластерының идарә компаниясе" генераль директоры Маргиев Максим Николаевич һәм аның үсеш буенча урынбасары Ишкильдина Гөлнара Равил кызы эшлекле сәфәр белән бүген Актанышка килделәр.
15 ноябрьдә узган утырышта парламентның түбән палатасының бюджет буенча комитеты бюджетның икенче укылышына төзәтмәләрне хуплады, аларны Хөкүмәт хуплады.
Татарстан Республикасында волонтерлык культурасын формалаштыру һәм үстерү максатларында 2021 елның 23 ноябреннән 26 ноябренә кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә
республика волонтерларының йомгаклау форумы узачак.
Форум кысаларында волонтерлар тарафыннан башкарылган эшләр турында доклад тәкъдим ителәчәк.
Форумда катнашу өчен ирекле берләшмә активистлары чакырыла.
Форма буенча тутырылган гаризалар 2021 елның 18 ноябренә кадәр кабул ителә.
2022 ел - Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау”,Татарстанда “Цифрлаштыру” елы уңаеннан Авыл мәдәният йортлары, авыл җирлекләрендә «Гаиләдән–үрнәк алыгыз» дип исемләнгән онлайн видеобәйгеләр циклы старт ала.
Район оешма-предприятияләре һәм учрежденияләре арасында барган волейбол турнирының җиңүчеләре билгеле булды.
1 урын - спорт мәктәбе
2 урын - мәдәният
3 урын - 1 нче мәктәп
4 урын - МНКТ
5 урын - ХПП
Турнир нәтиҗәләре буенча иң көчле уенчылар да хөрмәтләнде. Ә күптән түгел 60 яшьлек юбилеен каршылаган районыбызның ветеран спортчысы Алгинат Гәрәев аерым хөрмәткә лаек булды
Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре hэм муниципаль районнарда профилактик чаралар үткәрә. 2021 елның 15 ноябрендә Актаныш муниципаль районында эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән аралашу булды.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда бу атнада кар, буран һәм көчле җил фаразлый.