Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Гусев Алексей Николаевич, "Башкортостан Республикасы агросәнәгать кластерының идарә компаниясе" генераль директоры Маргиев Максим Николаевич һәм аның үсеш буенча урынбасары Ишкильдина Гөлнара Равил кызы эшлекле сәфәр белән бүген Актанышка килделәр. Күршеләребезне кызыксындырган төп юнәлеш - икътисади үсеш. Район башлыгы Энгель Фәттахов кунакларны сәнәгать паркы, Актаныш агрегат заводы эшчәнлеге һәм район оешма-предприятияләрен кадрлар белән тәэмин итеп торган Ресурс үзәк белән таныштырды. Кайсы гына тармакны алсак та, күршеләребез өчен үрнәк алырдай хезмәтләребез күп. Сәфәр барышында шулай ук, "Адымнар-актаныш" күп телле мәктәп һәм кечкенә авылларның үсеше һәм яшәеше өчен гамәлгә куелган дәүләт программасы нигезендә төзелгән модульле кибетләр эшчәнлеге дә каралды.