Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет-интернат мәктәбе "Сәйяр» - балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә катнашып җиңү яулады! Ихластан котлыйбыз! Бүләкләү тантанасы 25 ноябрь көнне казанда, Халыклар дуслыгы Йортында узачак.
Һава торышы тиз үзгәрүчән: бер суыта, бер эретә. Юлларда соңгы көннәрдә бозлавык. ул җәяүлеләр юлын да читләтеп узмый. Шуңа күрә, иң әүвәл, дөрес аяк киеме сайлап, аяк астына карап йөрегез.
Бүген икенче мәктәп базасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 9 сыйныф укучыларын төп дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан укулар үткәрелде.
Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тәкьдимнәрен искәрттеләр һәм ТДИна әзерләү буенча юл карталарын сөйләделәр.
Бүген Дәүләт Думасында РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, КУЭ Корпорациясе, Федераль салым хезмәте, РФ Генераль прокуратурасы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт бергәлекләре вәкилләре катнашында кече һәм урта эшкуарлык комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы-бизнеска дәүләт ярдәменең кризиска каршы программалары.
Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф оешмаларының укыту-методик эшләр буенча директор урынбасарларының чираттагы район семинары узды. Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар, мәктәп музеена сәяхәт каралды. Бай тарихы булган Чуракай мәктәбенең сугыш чорында авылда урнашкан приют балалары турындагы кино берәүне битараф калдырмады.
2022 елда минималь хезмәт хакы 8,6 процентка артачак һәм 13890 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин.
Ел саен 19 ноябрьдә дөньяда Халыкара ир-атлар көне (International Men ' s Day, IMD) билгеләп үтелә.
Республиканың авыл җирлекләрендәгн мәдәният учаклары арасында иң-иңнәрне билгеләгән бәйге игълан ителгән иде. Ниһаять, нәтиҗәләре дөнья күрде. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да булу әлеге яңалыкка тагын да ямь өсти.
Республиканың авыл җирлекләрендәгн мәдәният учаклары арасында иң-иңнәрне билгеләгән бәйге игълан ителгән иде. Ниһаять, нәтиҗәләре дөнья күрде. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да булу әлеге яңалыкка тагын да ямь өсти.