Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Һава торышы тиз үзгәрүчән: бер суыта, бер эретә. Юлларда соңгы көннәрдә бозлавык. ул җәяүлеләр юлын да читләтеп узмый. Шуңа күрә, иң әүвәл, дөрес аяк киеме сайлап, аяк астына карап йөрегез.

- Тайгак юлдан барганда бөтен табаныгызга басып, аягыгызны тездән йомшартып, җиргә карап атлагыз. Егыла башласагыз, чүгәләп калырга тырышыгыз.
- Тигез урында егыласыз икән, башыгызны җилкәгә таба тартыгыз, терсәкләрегезне ян якка таба кысыгыз, аркагызны турайтыгыз, аягыгызны җиңелчә генә бөгегез. Иң кулае ян якка (кулыгызны алга сузган хәлдә түгел) егылыгыз.
- Ә инде аркагызга егылган очракта иягегезне күкрәгегезгә таба кысыгыз һәм кулларыгызны җәегез.
- Тайгак баскычтан егылган очракта битегезне һәм башыгызны саклау мөһим. Аларны кулыгыз белән каплау ягын карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International