Республиканың авыл җирлекләрендәгн мәдәният учаклары арасында иң-иңнәрне билгеләгән бәйге игълан ителгән иде. Ниһаять, нәтиҗәләре дөнья күрде. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да булу әлеге яңалыкка тагын да ямь өсти.
"Иң яхшы авыл мәдәният йорты" номинациясендә Пучы һәм Иске Богады авыллары мәдәният йортлары, "Ин яхшы мәдәният хезмәткәрләре" исеменә Иске Байсар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Хәйриева Фәнзилә Шәехтимер кызы, Уразай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Шәрипова Римма Дамир кызы һәм Тат. Ямалы авылы китапханәчесе Нургалиева Гүзәлия Гакиф кызы лаек булдылар. Алар 50 шәр мең сум, ә мәдәният йортлары 100 шәр мең сум премиягә лаек булдылар. Ихластан котлыйбыз!