ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда бу атнада кар, буран һәм көчле җил фаразлый.
Иртәгә, 16 ноябрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы минус 8-13 градуска кадәр, көнчыгышта — 17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 3-8 градус булачак. Төньяк районнардан башлап, бераз кар, буран һәм көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с га кадәр җил көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык.
Чәршәмбе, 17 ноябрьдә, кар һәм юеш кар рәвешендә бераз явым — төшем көтелә, урыны белән кыска вакытлы буран, төнлә көчле җил. Төнлә-3-8, көндез-3тән плюс 2 градуска кадәр булачак.
Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, шулай ук урыны белән юеш кар явачак. Төнлә 3-8 градустан түбәнрәк булачак, көнчыгыш районнарда — 11-16 градус салкын. Көндез температура минус 4 тән алып плюс 1 градуска кадәр булачак.
Алдан фаразлаулар буенча, җомга, 19 ноябрьдә һәм шимбә 20 ноябрьдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Төнлә минус 2-7 градус, көндез 0гә якын булыр дип көтелә.