Максатчан юнәлеш буенча белем алган, югары уку йортларын тәмамлап, тәүге хезмәт юлларын Актанышта башлап җибәргән яшь белгечләр бертавыштан шушы фикерне яңгыратты.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары” категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Россия Федерациясе субъектларын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле һәм икътисадый яктан нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән, гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә, йортларны догазификацияләү чаралары гамәлгә ашырыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыятенең «Бәллүр компас» милли премиясенә конкурс үткәрүе турында хәбәр итә.
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк
Район башлыгы Энгель Фәттахов студентларыбызны бәйрәм белән котлады: "Кадерле яшьләребез, студентлар, укучылар һәм педагоглар!
Сезне, яшьлек, оптимизм, романтика һәм якты өметләр бәйрәме - Россия студентлары көне белән ихластан котлыйм!
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән. 25 гыйнварь 10 сәгать 2021 елның 26 гыйнваренә кадәр.
Кич һәм иртән 2022 елның 26 гыйнварь Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
ТР Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисамутдинов һәм ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе җитәкчесе Илнур Галеев Актанышта хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белән көн күргән фермерлар һәм терлек алып сату белән шогыльләнгән эшмәкәрләр белән очрашты. Төп мәсьәлә: ящур һәм башка терлекләрнең йогышлы авырулары.