Алмаз Хисамутдинов: Еллар буе бөртекләп җыйган малны үз кулыгыз белән яндырып бетерергә мөмкинсез

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисамутдинов һәм ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе җитәкчесе Илнур Галеев Актанышта хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белән көн күргән фермерлар һәм терлек алып сату белән шогыльләнгән эшмәкәрләр белән очрашты. Төп мәсьәлә: ящур һәм башка терлекләрнең йогышлы авырулары.
Актанышның башка республикалар белән чиктә урнашуын исәпкә алсаң, сөйләшү аеруча зур әһәмияткә ия. "Ящур бик куркыныч авыру. Тиз тарала. Еллар буе бөртекләп җыйган малны үз кулыгыз белән яндырып бетерергә мөмкинсез. Малларны читтән кертүне тыярга кирәк. Сак булсагыз иде" дип искәртте Алмаз Габдерәүф улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International