Район башлыгы Энгель Фәттахов студентларыбызны бәйрәм белән котлады: "Кадерле яшьләребез, студентлар, укучылар һәм педагоглар!
Сезне, яшьлек, оптимизм, романтика һәм якты өметләр бәйрәме - Россия студентлары көне белән ихластан котлыйм!
Ул барлык студентларын берләштергән үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе.
Студент еллары -иң истәлекле тормыш мизгелләре, яшьлек һәм хыяллар чоры ул. Киләчәккә нигез салган еллар.
Кадерле дуслар! Сезнең энергия, индивидуальлек, стандарт булмаган креатив фикерләү заманча җәмгыятькә бик кирәк.
Куелган максатларга кыю барыгыз, уйларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Моның өчен көчегез дә, мөмкинлекләрегез чиксез.
Һәр яңа көн шатлык-куанычлар, якыннарыгызның елмаюлары белән тулы булсын. Сезгә иминлек һәм бәхет телим!" диелә әлеге тәбрикләүдә.