Максатчан юнәлеш буенча белем алган, югары уку йортларын тәмамлап, тәүге хезмәт юлларын Актанышта башлап җибәргән яшь белгечләр бертавыштан шушы фикерне яңгыратты.
Бүген хакимияттә узган чираттагы брифинг, яшьләр белән түгәрәк өстәл артында очрашу форматында узды. Биредә, район Советы аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова, Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова, район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге белгече Гөлназ Гыйлметдиновалар катнашты.
"Әнәк" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер һәм цифрлаштыру бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Айдар Галимҗанов, Актанышка кайтуына бер дә икеләнмәвен искәртте. "Минем курсташларның күбесе үз белгечлеге буенча эш таба алмады. Максатчан уку юнәлешенә зур игътибар биргән район башлыгы Энгель Нәвап улына, Агрофирма җитәкчесе Фарис Гаяз улына рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә укыган юнәлеш буенча эшлим. Агрофирма йорт һәм техника белән тәэмин итте. Алдынгы карашлы җитәкче белән, һәрвакыт алгарышта булган хуҗалыкта эшләвемә чиксез шатмын. Яшьләр күбрәк кайтсын иде. Ни дисәң дә, авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык бар. Кайдадыр, шәһәрдә, күңел тартмаган эштә йөргәнче, үз белгечлегең буенча, туган җирдә, туган авылда хезмәт куюдан да рәхәтерәк нәрсә юктыр. Әйткәнемчә, яшьләр өчен шартлар күп хәзер," - ди ул.
Актанышның 1 нче мәктәбендә инглиз теле укыткан Гүзәл Идрисова, 2 нче мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем биргән Алия Хәсәнова да шул ук фикердә.
"Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетына уңышлы БДИнарын тапшырып, бюджет урынына кергән идем. 2 курста укыганда максатчан юнәлештә катнашырга тәкъдим иттеләр, - ди Гүзәл Идрисова - Иң беренче үз-үземә ике сорау бирдем: киләчәктә шушы һөнәр буенча эшләргә әзерме? Актанышка кайтырга әзерме? Укытучы һөнәрен күптәннән сайлап куйган идем, ә Актанышка килгәндә - мин үз авылымны, туган җиремне яратам һәм миндә бер генә мизгелгә дә икеләнү булмады. Үз эшемне бик яратам. Максатчан юнәлешне сайлаганга бер дә үкенмәдем. Өстәмә 15 мең сум да яхшы укырга бер этергәч һәм ярдәм булды. Район һәм мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт" ди Гүзәл.
Район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге белгече Гөлназ Гыйлметдинова медицина юнәлешендә югары уку йортларында белем алу шартлары һәм максатчан уку мөмкинлекләре белән таныштырды. "Земский доктор" дәүләт программасы дәвам итә. Аның нигезендә, авыл җирлегенә эшләргә кайткан табибларга, яшь белгечләргә 1 500 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Хезмәт хаклары уртача 60-65 мең сум. кайтучы булса торак белән тәэмин итү мөмкинлеге дә каралган. Бүгенге көндә үзәк хастаханәгә 22 белгеч кирәк" дип ассызыклады ул.
Район Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова торак шартларын яхшырту буенча гамәлдә булган программалар белән таныштырды. Сер түгел, аларның күбесе авыл җирлеген үстерүгә, яшәртүгә юнәлдерелгән. Гомумән, авыл җирлегенә кайтырга теләк белдергән яшьләргә шартлар да, мөмкинлекләр дә шактый. Актаныш кебек төзек, чиста, матур табигатьле районнар сирәк. Шәһәр, берсүзсез якты, зур, матур, әмма ни дисәң дә, мондый ук мөмкинлекләр бирә алмый.