ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышында, район депутатлары бертавыштан Актаныш муниципаль район Башлыгы итеп Зарипов Ленар Рафак улын сайлады.

Бүген Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге Советының дуртенче чакырылыш сигезенче утырышында Район башкарма комитет җитәкчесе Зарипов Ленар Рафак улы Актаныш авыл җирлеге депутатлары тарафыннан Актаныш авыл җирлеге Башлыгы, Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайланды.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 Әлеге ярышта Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсеннән яшь шахматчылар катнаша

Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Рафак улы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең әйдәп баручы pro bono экспертлары катнашында Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашу узды


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Күннән эшләнгән туфлилар сатып алдым, тик алар йөргәндә бик нык шыгырдыйлар. Мин үземне «Здравствуйте, я ваша тетя!» фильмындагы Донна Роза итеп тоям. Бу очракта миңа нишләргә?» Яр Чаллы территориаль органына шундый сорау белән кайнар линиягә  кулланучы мөрәҗәгать итте.

 ЭКА хәрәкәте Бөтенроссия урман волонтерлары форумында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Эксперт жюри сайлаган иң яхшы 100 урман инициативасы вәкилләре 2022 елның декабрендә Мәскәүдә очрашачак. Алар урман волонтерлыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыралар, урман турында эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм урманнарны саклау өчен көрәшүче төбәкара җәмгыять активын формалаштыралар.
 

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объектлары һәм күчемсез милек милекчеләре турында белешмәләр бар. Бу мәгълүматларда хаталар бар.  Иң еш очрый торганнары-реестр һәм техник хаталар. Аларның нинди аермасы бар һәм аларны төзәтер өчен нинди чаралар күрергә кирәк, безнең күрсәтмәләрне укыгыз.

Дәүләт Думасы Урта һөнәри белем бирү оешмаларына мөлкәтне яки акчаны бушлай биргән оешмалар табышына салым түләүчеләргә инвестицияле салым акчасын бирүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта карады һәм кабул итте.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.

Кортлар кермәсен арага. Актаныш районының Чиялек авылында яшәүче умартачы Гали Ханнанов күршеләре белән ничек дус яшисен белә. Чакмый  торган кортлар асрый ул, шуңа күрә аңа дәгъва белдерүчеләр дә юк. Германия, Польшадан кайтартылган бал кортлары да әлеге җирлекне үз иткән. «Тәгәрмәчле» умарталыгы булган Гали Ханнанов белән тәмле бал алу серләре турында сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International