29 нчы ноябрь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы мини- футбол буенча район беренчелегендә катнашты.
Иске Кормаш мәктәбендә инвалидлар декадасы старт алды.
1 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узачак.
Татар теле әдәбияты атналыгының программасы:
Душәмбе: Атналыкны ачу,”Иң грамоталы укучы” бәйгесе
Сишәмбе: Туган авылымның уткәне (чыгышлар), 5-9 класс
Чәршәмбе: Туган телем серләре (КВН), 5-6 класс укучылары
Пэнжешәмбе: Сез туган тел һәм аның әдәбиятын беләсезме?
Викторина сорауларына җавап хәзерләу, 2-9 класс
Җомга: Халкымның күңел бизәкләре (кичә), 1-9 класс
Шимбә: Атналыкны ябу. Татар теле һәм әдәбиятыннан иң куп “5”ле алучы укучыны билгеләү, 2-9 класс
Йомгаклау. Атналыкта иң актив катнашучы 3 укучы билгеләнәчәк, класслар арасында урыннар чыгарылачак.
28 нче ноябрь көнне, 6 класс укучылары, класс җитәкчеләре Илнар абыйлары җитәкчелегендә “Әнием –иң кадерле кешем”-дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында әниләргә музыкаль монтаж , концерт номерлары күрсәтелде.