ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Чөгәнә авылы клубында "Әниләр көненә" багышланган бәйрәм үткәрелде. Әниләрне Чөгәнә башлангыч мәктәбе укучылары котладылар. Әниләр үзләре пешереп алып килгән татар халык ашлары белән бер - берсен сыйладылар, төрле уеннар уйнадылар. Чын күңелдән җырладылар, биеделәр.
1 нче  декабрь   көнне Зөбәер төп гомуми белем  бирү  мәктәбендә  инвалидлар  декадасы  старт  алды.
1 декабрь көнне    8 класс  укучылары  белән  "СПИД-гасыр  бәләсе"   дигән  темада  класс   сәгате  үткәрелде.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулауларын дәвам итәләр. Җәмгыять белеменнән  җиңүче 8а классыннан Галимова Айзиля  һәм призер Ахтямова Фирүзә (укытучылары Басырова Р.Р.), 10 б классыннан призер Халирахманов Динар (укытучысы Амирханов И.А.). Киләчәктә уңышлар телибез!
1 декабрь көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы старт алды.
1 декабрь көнне мәктәптә "СПИДка каршы көрәш" темасына класс сәгатьләре үтте.
Рус теле атналыгы кысаларында Бурсык мәктәбендә бүген, 2 декабрь көнне, яшь шигырь укучылар бәйгесе үзды.
Бүген, 2 нче декабрь көнне Аккүз мәктәбендә медосмотр үтте. Актаныш ҮРБ-нан килгән врачлар мәктәп укучыларына, балалар бакчасына йөрүче балаларга авыл нәниләренә медосмотр уздырды. Һәр баланы игътибар белән карап, манту ясалды һәм анализлар тапшыру оештырылды.
Әниләр көне уңаеннан мәктәптә "Әнием - якты кояшым" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.
1 нче декабрь көнне Аккүз мәктәбендә инглиз теле атналыгы башланды. 2 нче декабрь көнне "Mister and misis English" дигән исем астында викторина уздырылды. Анда 5-9 класс укучылары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International