ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Бурсык мәктәбендә Билгесез солдат көне узды.
 Буген, ягъни 3 декабрь көнне, 11 класс укучылары русс теленнән инша язалар.
Кичә гимназия-интернатта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Удачина Гузәл Любис кызы һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы булып киттеләр. Алар уку йортының эшчәнлеге, гамәлгә ашырылып килүче проектлар белән таныштылар.
Буген Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган телем - серле гөлем" дигән КВН була.
Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Галләмова Рүзилә, 10 нчы сыйныф укучысы Гомәрова Аделия һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар - җиңүче, 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Алинә һәм 11 нче сыйныф укучысы Хафизов Салават призер булдылар (укытучылары Абдуллина Миляүшә Магъсум кызы һәм Гыйльметдинов Марат Илсур улы).
28 нче ноябрь көнне технопаркта яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Арсланов Динар һәм 11 нче сыйныф укучысы Надергулов Марат җиңүче булдылар (укытучылары Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы). 
1 нче декабрь көнне гимназия-интернат базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында "Милли мәгарифне үстерүдә проблемалар һәм перспективалар" исеме астында республикакүләм семинар-киңәшмә үтте.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында Такталачык мәктәбендә "Без барыбызда тигез хокуклы" дигән сыйныф сәгатьләре узды.

Сәфәр урта мәктәбе укучылары “Интернетны өйрән – Аның белән идарә ит!” бөтенроссия чемпионатында актив катнаштылар. Иң күп баллны мәктәп буенча  (4000 баллдан)10 нчы класс укучысы Кыямова Алия – 3635 балл җыйды. Россия күләмендә 700 катнашучы арасыннан ул 20 нче урын алды. Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International