ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

4 нче декабрь  көнне, 6 класс укучыларына  “ Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек” темасы астында Билгесез солдат көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Укучыларга  Бөек Ватан сугышы турында һәм сугышта хәбәрсез югалган солдатлар турында сөйләнде. Класс сәгатендә бу темага багышланган  презентацияләр күрсәтелде.

Бурсык мәктәбендә "Сәламәтлек турында сөйләшик" темасына класс сәгате узды.
Бурсык мәктәбенең 9 класс укучысы Мингазов Айдар олимпиадада җиңүче булды.
"Спорт-начар гадәтләргә каршы " темасына рәсем конкурсы үткәрелде.
1-3 классларның ачык класс сәгатьләре булды.
     3 декабрь көнне Иске Кормаш авылында Тат.Суыксу, Иске Кормаш һәм Кадет интернат-мәктәпләре арасында татарча көрәш буенча ярыш узды.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә классларда узган атна дәвамында Әниләр көненә багышланган кичәләр үтте. Кунакка килгән әниләр, әбиләр һәм дәүәниләргә концерт күрсәтелде, бергәләп конкурслар, уеннар оештырылды. Фоторепортажлар белән мәктәп сайтының Галерея бүлегендә танышырга мөмкин.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 8А класс укучысы Загретдинов Рузиль МХК фәненнән үткән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында призер булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
    Районда хәрби учёт алып бару буенча 25 авыл җирлеге һәм 48 оешма каралды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Тыл тормышы" альбомы төзүне дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International