Уңышларыбыз

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

28 нче ноябрь көнне технопаркта яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде.
Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өченче ел рәттән үткәрә. Быел аңа Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000ләп эш тәкъдим ителде.
Жюри советына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кәфил Әмиров, “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры, Татарстан Югары Советы депутаты Илшат Әминов, “Татарстан” ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Казан” ТРК генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, “Татарстанда иреклелекне үстерү үзәге” директоры Анна Синеглазова кертелгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Социаль видеороликлар" номинациясендә гимназия-интернат тәрбиячесе Ленар Наил улы Хәсәенов җиңү яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International