Җәннәт аналарның аяк астында!

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

  28нче ноябрь  көнне Усы авыл җирлегенең Качкын авыл клубында  “Җәннәт аналарның аяк астында” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә үтте.  Кичә  барышында  Усы авыл җирлеге Советы каршында оештырылган ветераннар Советы рәисе Ахметгалиев Габдулла А. барлык әниләрне дә  бәйрәм белән котлады. Кичә шулай ук җыр-биюләргә, шигырьләргә бик бай булды.  Усы авыл җирлеге Башкарма комитеты концерт программасын әзерләүче Люзия Минехановага, алып баручы Качкын авыл клубы мөдире Зилия  Минеханова һәм Гөлфия Каримовага,  җирлек үзешчәннәренә, гармунчы Ринат абыйга зур рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International