11 класс укучыларының русс теленнән иншалары

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
    3 декабрь көнне 11 класс укучылары русс теленнән инша язачаклар. Темалары экзаменга 15 минут кала гына билгеле була. Укучылар иншаны 235 минут язачак, ә сәламәтлекләре начар булган укучылар 1,5 сәгатькә озакрак. Укучыга кара гелевый ручка, паспорт, әгәр кирәк булса - дарулар һәм ашамлыклар экзаменга алып керергә була. Орфографик словарьлар комиссия тарафыннан биреләчәк. Уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International