ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Иске Байсар мәдәният йорты коллективы Ләбиб Леронның "Кычыткан чыпчыгы" спектаклен куйды.
2015 ел - Татарстанда парк һәм скверлар елы уңаеннан китап күргәзмәсе
Күҗәкә мәктәбендә "Йолдызлык" фестиваленә әзерлек бара.
"Физикадан дәрес эшкәртмәсе" дип аталган район конкурсы.

20-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда рус телендә укучы татар балалары өчен рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара туры уздырылды. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10б сыйныф укучысы Халирахманов Динар призер булды. Динарны һәм укытучысы Усманова Римма Александровнаны уңышлары белән котлыйбыз!

23 нче январь көнне актлар залында 5-6 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелды.

22нче январь көнне 4 нче класс укучылары белән “Кызыклы математика” кичәсе булып үтте. Укучылар “Яшь математиклар” һәм “Тапкырлар, зирәкләр” командасына бүленеп математикадан  көч сынаштылар. Кичә “Тапкырлар, зирәкләр” командасының җиңүе белән тәмамланды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә. Илебезне саклап аясыз көрәшкән,Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан – буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә. Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден-медальләр, саргайган хатлар кузгала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International