20-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда рус телендә укучы татар балалары өчен рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара туры уздырылды. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10б сыйныф укучысы Халирахманов Динар призер булды. Динарны һәм укытучысы Усманова Римма Александровнаны уңышлары белән котлыйбыз!