Уразай мәктәбендә “Бөек җиңү гасырларда яшәр” дигән сыйныф сәгате

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Шул уңайданЧалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә, бәйрәмгә әзерлек эшләре темп ала. Бүген 7,8 классларның класс җитәкчесе Абударова Регина Рәфит кызы “Бөек  җиңү гасырларда яшәр” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Бу чара балаларда патриотизм хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә тагын бер адым.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International