Бурсык авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Хәтер яктысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе , “Сугыш ятимнәре” презентация эшләнде.

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә. Илебезне саклап аясыз көрәшкән,Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан – буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә. Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден-медальләр, саргайган хатлар кузгала. Туганнарын , якыннарын гына түгел, матур яшьлек елларын да тартып алып,сугыш ул чор кешеләренең язмышын үзенчә үзгәртеп куйды. Ләкин ул күңелләрдәге саф-керсез уйларны каралта алмады. Бу утлы елларны йөрәкләрдән сызып ташлап булмаган кебек, безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән илпәрвәрләр каршындагы бурычыбызны да онытырга хакыбыз юк. Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә , Бурсык мәдәният йорты белән бергә сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына “Сугыш ятимнәре” дип исемләнгән презентация һәм “Хәтер яктысы” дип аталган күргәзмәлек эшләнде, әңгәмә оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International